Баулы районының гербы һәм әләме

Калкан яшел һәм кызыл буйлар тар көмеш буй белән кисешкәнне тасвирлый, уртасында зәңгәр-су төсенә кергән сырлы атламага күчә. Калканның кызыл буенда алтын каймалы зәңгәр лалә чәчәге урнашкан. Чәчәк эчендә алтын төстәге чиксезлек тамгасы белән лилия чәчәге. Лалә чәчәге аркасыннан алтын каймалы өскә һәм чит якларга өч алтын башак белән өч кара фонтан буйлары тарала. Башаклар белән фонтан көмеш буйга һәм яшел тауларга салынганнар, таулар артыннан туры сызылган алтын нурлар белән кояш чыгып килә”.

Сырлы атламалы көмеш буй рус хатын-кызларның бизәкле баш киемен – кокошникны тасвирлый, ул районда яшәүче славян халкының символы булып тора. Татар бизәгенең элементы ­­– лалә чәчәге белән бергә ул Татарстан белән Россия арасында бердәмлек символын тәшкил итә.

Лалә чәчәгендәге үсенте - тереклек символы, чиксезлек тамгасы – вакыт циклларының  (тәүлек, атна, ел фасыллары, гасырлар һ.б.) кабатлануы. Алтын бодай башаклары һәм кара нефть фонтаны – районның байлыгы символы. Тау артыннан чыгып килүче кояш – Баулы районы республиканың көньяк-көнчыгыш ягында урнашуын сурәтли.

Яшел төс – уңдырыш, сәламәтлек, тереклек, кызыл төс – активлык, батырлык, бәйрәм, матурлык, зәңгәр-су төсе – намуслык, ихласлылык, күк аязлыгы, алтын – байлык, кояш нуры, миһербанлык символы, ә көмеш – гадилек, акыллылык, үзара хезмәттәшлек символлары булып торалар.

Герб Баулы районы Советы 2001 елның 18 апрелендә чыккан карары белән расланган. Россия Федерациясенең Дәүләт Геральдика Регистрына 760нчы номер астында, Татарстан Республикасының Геральдика Регистрына 52нче номер астында кертелгән.

Баулы районының әләме район Советының 2007 елның 2нче мартында 104нче номер астында чыккан Карары белән расланган.

“3.1. Баулы муниципаль районы әләменең сыйфатламасы:

“Баулы районы әләме киңлеге озынлыгына карата бәйләнеше 2:3 булган турыпочмаклы иңне тасвирлый. Ул яшел һәм кызыл төстәге ике тигез горизонталь буйдан тора, уртасында ак, кара, сары, яшел һәм зәңгәр-су төсләр белән эшләнгән районның герб сурәте”.

3.2. Баулы муниципаль районының әләме нигезлелеге. Әләм районның гербына низгезләнеп эшләлгән, символлар һәм аллегорий телендә Баулы районының табигый, икътисади һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра.

Сырлы атламалы көмеш буй рус хатын-кызларның бизәкле баш киемен – кокошникны тасвирлый, ул районда яшәүче славян халкының символы булып тора. Татар бизәгенең элементы ­­– лалә чәчәге белән бергә Татарстан белән Россия арасында бердәмлек символын тәшкил итә.

Лалә чәчәгендәге үсенте - тереклек символы, чиксезлек тамгасы – вакыт циклларының  (тәүлек, атна, ел фасыллары, гасырлар һ.б.) кабатлануы. Алтын бодай башаклары һәм кара нефть фонтаны – районның байлыгы символы. Тау артыннан чыгып килүче кояш – Баулы районы республиканың көньяк-көнчыгыш ягында урнашуын сурәтли.

Яшел төс – яз, сәламәтлек, табигать, өмет, кызыл төс – батырлык, бәйрәм, көч, ак төс – намуслык, ихласлылык, күк аязлыгы, кара төс – төплелек, акыл, тыйнаклык, сары төс – байлык, стабильлек, хөрмәт, зәңгәр-су төс – омтылышлар, дан, ихласлылык, мәңгелек символлары булып торалар.

3.3. Авторлар төркеме:

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик советы белән бергә Россиянең геральдистлар Союзы. Составында: Рамил Хәйрутдинов (Казан), Радик Сәлихов (Казан), Ильнур Миннуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки)”.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International